From Chunky Hornbill, 5 Years ago, written in Plain Text.
Embed
  1. Туган кон белэн котлау сузлэре энигэ
  2. ____________________________________________________________________________________________________
  3. ※ Download №1: https://bit.ly/2KhXm5t
  4. ____________________________________________________________________________________________________
  5. ※ Download №2: http://tropfelsises.skyrimvr.ru/?dl&keyword=туган+кон+белэн+котлау+сузлэре+энигэ&source=stikked.com_2
  6. ____________________________________________________________________________________________________
  7.  
  8.  
  9.  
  10.  
  11.  
  12.  
  13.  
  14.  
  15.  
  16.  
  17.  
  18.  
  19.  
  20.  
  21.  
  22.  
  23.  
  24.  
  25.  
  26.  
  27.  
  28.  
  29.  
  30.  
  31.  
  32.  
  33.  
  34.  
  35.  
  36.  
  37.  
  38.  
  39.  
  40.  
  41.  
  42.  
  43.  
  44.  
  45.  
  46.  
  47.  
  48.  
  49.  
  50.  
  51.  
  52.  
  53.  
  54.  
  55.  
  56.  
  57.  
  58.  
  59.  
  60.  
  61.  
  62.  
  63.  
  64.  
  65.  
  66.  
  67.  
  68.  
  69.  
  70.  
  71.  
  72.  
  73.  
  74.  
  75.  
  76.  
  77.  
  78.  
  79. Кызың, улың— бәгыръләрең Амин, бәхетле булсын. Рәхәт яшә, игелеге кайтсын Син үстергән һәрбер баланың.
  80.  
  81. Мәхәббәтең тигез бүлеп, Һәммәбезне үз күрдең. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән Бергә-бергә озак эшләргә.
  82.  
  83. Татарча котлаулар! Бүлек #4. - Каушабрак калсак кайчак, Киртәләр тирәсендә, Житә бер жылы сүзең дә, Житә бер киңәшең дә.
  84.  
  85. Туган кон белэн котлау сузлэре Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Җырымның моңы, тормышым нуры, Кадерлем минем, газизем минем, Игелек тулы олы йөрәкле, Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем. Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул. Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең! Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен. Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен. Әни бит ул — өйнең яме, Ә тормышта — олы терәк. Сәламәт бул, озак яшә. Син бит, әни, безгә кирәк. Әни булдың, әни булып калдың — Һәр көнеңне безнең өчен яшәп. Безгә кылган теләкләреңне Булса иде, әни, бәхилләтеп. Балкып торсын һәрчак йөзләрең. Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык белән Үтсен иде алдагы көннәрең. Бакчаларда кошлар сайрап туймый. Котлап, Әнкәй, туган көнеңдә. Фәрештәләр ап-ак канат булсын Күп авырлык күргән иңендә. Әнкәй, Бу дөньяда бары нур гына. Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен — Озак яшә, исән бул гына. Туган көне бүген әниемнең Туксан ел ул яши дөньяда. Матур үзе, җыерчыклы йөзе, Чәчләре чал ап-ак булса да Алты баласына бүлеп биргән, Йөрәгенең бөтен ялкынын. Безнең күз алдында картайды шул Киң күңелле анам алтыным. Тарсынма әле әнием бу дөньяны Сыкранма әле әнием авыр дип. Яшә әле яшә озак яшә, Бер киткәчтен кайтып булмый бит. Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Бик килешә аклары да, Сагынам карасын да. Мин агарткан чәч тә бардыр Ул чәчләр арасында. Әнкәйнең ап-ак чәчләре Агарган безнең хакка. Ул һаман яктыра бара Күңеле, җаны акка. Сокланып карап торырлык — Күзне ала алмыйбыз. Әнкәйләрнең бөеклеген Яши-яши аңлыйбыз. Әнкәй дә картайган инде. Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Сокланып карап торырлык — Күзне ала алмыйбыз. Әнкәйләрнең бөеклеген Яши-яши аңлыйбыз. Күңелеңдә бары изгелекләр, Якты юллар гына ярасың. Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй, Шундый җылы синең кочагың. Яшәгез сез, әтием белән икәү Сүндермичә яшәү учагын. Мин җәйләрдә сиңа очамын. Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй, Сары сагыш сары көзләрдә. Үткәргәнсең күпме югалтулар, Алар чагыла синең йөзләрдә. Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй, Ак бәс кунган инде чәчләргә. Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән Язсын әнкәй диеп дәшәргә, Ак кышларда бергә яшәргә! Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Якты тормыш миңа Бүләк иткән өчен язларда. Йөрәк җылың белән, Бишек җырың, белән Күңел кылларымны чирткәнсең. Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Сабый чакларымнан Бу дөньяга гашыйк иткәнсең. Язгы кояш төсле, Сулмас яшәү көчен Биргәнсең син миңа гомергә. Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Кояш булып миңа Мәңге-мәңге яшә бу җирдә. Шатлыкларың булса — уртак була Кайгыларың булса — югала. Уйлама әле, картаям, дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең Урыннарың булсын гел түрдә. Котлы булсын, әни, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына, Табып була олы бәхетне. Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, Белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне, кеше итеп, Олы рәхмәт барысы өчен дә. Синнән дә сабыр әниләр Бар микән җирдә тагы? Өебезнең кояшы — син, һәркемгә житә җылың. Әти белән парлы килеш Җырлагыз тормыш җырын. Ул тормышның һәр мизгеле, Сөенеч белән тулсын. Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын. Өзелмәс җепләр бәйләсен Бала — ана арасын. Ел да шулай бәйрәм итик Туган көн тантанасын. Озак еллар бергә-бергә Исәнлек белән яшик. Үзебез эби булгач та, Әни диеп эндәшик. Туган көнең котлы булсын. Безгә бергә бик рәхәт. Әни, сиңа мең рәхмәт. Олы бәйрәм бүген бездә — Әниемнең, туган көне. Кушымта: Котлы булсын туган көнең. Бездән сиңа изге теләк — Картаймыйча яшә әле, Гел яшь булып безнең белән. Гомереңнең тагын да бер Елы үтеп киткән икән. Үз тирәңә безне җыйнап, Туган көнең җиткән икән. Кушымта: Котлы булсын туган көнең. Бездән сиңа изге теләк — Картаймыйча яшә әле, Гел яшь булып безнең белән Без үссен дип, йокламаган Төннәрең дә булган синең Безнең өчен янган-көйгән Көннәрең дә булган синең. Кушымта: Котлы булсын туган көнең. Бездән сиңа изге теләк — Картаймыйча яшә әле, Гел яшь булып безнең белән. Син — өебез күрке безнең, Синең урын бүген түрдә. Әниемнең туган көне — Олы бәйрәм бүген бездә. Кушымта: Котлы булсын туган көнең. Бездән сиңа изге теләк — Картаймыйча яшә әле, Гел яшь булып безнең белән. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа гомергә. Күреп яшә карт көнеңдә Балалар игелеген. Гомерләрең үтә инде ул Ашкынып аккан судай. Тик гомерең буйларына Исәнлек бирсен Ходай. Килә Сиңа бәхет кенә теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле, Чәчләреңә бәсләр кунса да. Иң кадерле кешебез Син безнең, Ничә генә яшең тулса да. Әле һаман без дип яшисең Син, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен Нинди изгелекләр кылсак та. Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй, Һәрвакытта бул үз көчеңдә. Сине шулай исән-имин күрү Бәхет бит ул безнең өчен дә! Кояш җиргә нурын сипкән кебек, Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә. Без телибез Сиңа кояш гомере, Кояш кебек Син дә бер генә! Рафис Корбан «Бәхет телим» Кояш җылысына җыелгандай Сыенабыз, Әни, яныңа. Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, Яшә Әни, яшә тагын да. Кайткан саен синең яннарыңа, Колач җәеп каршы киләсең. Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә, Безнең өчен һәрчак кирәксең. Рәхмәт, Әнкәй, гомер бирүеңә, Төн йокыларыңны бүлүеңә. Безгә нык канатлар куюыңа, Ышанычлы терәк булуыңа Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә. Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә, Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. Онытмамын сине беркайчан да, Рәхмәтлемен барысы өчен дә! Изге, Әни, синең күңелкәең, Озын гына булсын гомеркәең Киң күңелең, юмартлыгың өчен, Кояш белән сине тиңлибез. Шатлык белән тулы, куанычлы Озын гомер сиңа телибез. Син бит әни, яшәешнең яме, Безнең өчен олы терәк. Тыныч яшә берүк, исән-сау бул, Син бит әле безгә бик кирәк. Салкын карлы кышта тусаң да син, Яз кояшы һәрчак күңелеңдә. Һәрвакытта йөзең көләч булсын, Балкып яшә гомер-гомергә Әнкәй, бәгърем! Синең йомшак куллар Назласа да, иркә итмәде. Без үскәндә кыенлыклар күрсәң, Шатлыклар да читләп үтмәде. Балаларың өчен горурлыгың, Еш чагыла әле дә күзеңдә. Озак еллар сүрелмәсен иде Тормыш матурлыгы йөзеңдә. Исән-имин яшә, бәхетле бул, Терәк булсын сиңа Әтием. Күңелеңә яшәү дәрте бирсен, Күзеңдәге яшьне киптерсен! Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен. Салмак кына искән таң җилләре Чәчләреңне сыйпап тарасын. Рәхәт яшә, игелеге кайтсын Син үстергән һәрбер баланың. Тырышлыгың бар да үзеңнән. И, Әнкәем, һәрчак бәхетле бул, Нур сирпелсен синең күзеңнән. Җирдә кояш нуры балкыгандай Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа гомергә. Безнең өчен янып яшисең син, Куанасың һәрбер уңышка. Якты йолдыз кебек балкыйсың, Тормыш юлларыбыз күгендә. Иң кадерле кешебез булып, Торасың син күңел түрендә. Бусагадан өйгә атлаганда, Рәхмәт укый-укый керәбез. Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни авыл авылында яшәүче исеме, әтисенең исеме отчество. Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, Син бит, әни, безгә бик кирәк! Әти белән тигез яшәгез сез, Ничек матур парлап йөргәндә! Шулай бергә каршы алыгыз сез, Без сагынып кайтып кергәндә. Йөрәк җылың кушып барыбызга Яшәр өчен ныклык, көч бирдең. Туган көнең котлы булсын әни, Юбилеең узсын күңелле. Балаларың бүген сине котлый, Шушы инде бәхет түгелме?! Безнең өчен күпме тырыштың син, Уйладың син гомер юлыңда. Онытмабыз әни, төпле сүзең, зирәк фикерең, Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән Терәк булып безнең иңнәргә. Сәламәтлек ташламасын сине, Һәрбер көнең үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын синең тормышта. Саф теләкләр ургый күңелдә, Сине котлап туган көнеңдә Шатлык булсын һәрчак юлдашың Сүнми янсын бәхет кояшың. Сәламәт бул, гел елмаеп яшә. Бәхет кунсын күңелең түренә. Безгә терәк-канат булып, Армый атла гомер үренә. Котлы булсын туган көнең, Ак бәхетләр торсын юлыңда. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Тик син безгә, безгә багышладың, Һәм бүген дә моны аклыйсың. Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр, Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр Безнең сиңа, әйтер теләкләр. Балалар дип үрсәләнеп торган Кайгыртучы кеше ул-ана! Юк бер кеше аннан мәрхәмәтле, Аннан тугрылыклы дөньяда. Гомер бакый бала хакын хаклый- Шундый изге кеше ул-ана! Балакае уңышка ирешсә Тагын кем соң шулай куана? Шатлыкны да,кайчак кайгыны да Уртаклашыр кеше ул-ана! » — диеп дәшү шундый рәхәт, Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт. Әни булдың, әни булып калдың — Һәр көнеңне безнең өчен яшәп. » — диеп әйтә алу — бәхет, Син яшисең һәрчак безне дәшеп. Безгә кылган теләкләреңне Булса иде, әни, бәхилләтеп. Җиңел генә узмагандыр көннәр, Моңсу көннәр булган, ялгыз төннәр. Тик кешеләр синнән һәрчакта да Өмет сүзен генә ишеттеләр. Синең бүген зур бәйрәмең әни, Бу бәйрәмең синең шундый якты! Синдә булган йөз яктысы әни, Йөрәкләрдә безнең учак якты. Туган көнең белән сине әни! Елгаларда ташу- ярлар тулган. Син тумасаң, без дә булмас идек, Әле ярый җирдә әни булган. » — диеп әйтү шундый рәхәт, «Әни» сүзе тора безне дәшеп. Һәрчак шулай балкып яшә, әни, Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп! Синең сүзне кабатлыймын балаларга, Күз карашың, назың кирәк дәваларга, Җылы сүзең үтеп керә яраларга, Кояшым син, якты көнем, әнием минем. Юмартлыгым, көләчлегем — синнән бүләк, Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк. Оныкларың котлый икән сине, димәк, Гомер юлың матур үткән, әнием минем. Озак яшә, әни, мәңге яшь бул, Иң кадерле якын кешебез. Син булганга күрә, әни, җаным, Бу дөньяда бары нур гына. Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен — Озак яшә, исән бул гына. Җитмеш, сиксән, туксан тула. Быел безнең әнинең дэ Юбилее — сиксән яше. Әниебез безнең өчен Иң кадерле, изге кеше. Күпне өмет итми генә, Сабыр гына тормыш көтә. Күпне күргән, күп кичергән. Әти белән тормыш корып, Биш бала сөеп үстергән. Кайнанасын хөрмәт итеп, Килен Вазыйфасын үткән. Егерме ел гомер иткән. Куркытмаган әниемне Авылдагы авыр хезмәт. Хэзер инде әниемнең Оныклары җиткән буйга. Алты оныкчыгы туган, Тиздән алар җитәр туйга. Оныкчыклар туенда да Булсын әни урының түрдә. Гомер атың арымыйча, Йөзгә кадәр торсын үрдә. Син булганда авыл да бар, Туган йортыбыз да исән. Ялгышмамын, син ул — әни. Ә без сиңа озак еллар «Әни» диеп сөеп дәшик. Балаларың, оныкларың Белән бергә гөрләп яшик. Буй-сының да бик килешле, Елмаеп тора йөзең. Карлыгач канаты кебек Сызылып киткән кашларың. Кулың ята бөтен эшкә, Эшлисең белеп кенә. Булганына шөкер итеп Йөрисең көлеп кенә. Синнән башка нишләр идек. Бик кадерле әни булып. Туган көнең котлы булсын — Теләкләрнең иң зуры. Аллаһ сине саклап йөртсен. Син — өебезнең нуры. Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, Яшә Әни, яшә тагын да. Кайткан саен синең яннарыңа, Колач җәеп каршы киләсең. Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә, Безнең өчен һәрчак кирәксең. Кояш җиргә нурын сипкән кебек, Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә. Без телибез Сиңа кояш гомере, Кояш кебек Син дә бер генә! Килә Сиңа бәхет кенә теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле, Чәчләреңә бәсләр кунса да. Иң кадерле кешебез Син безнең, Ничә генә яшең тулса да. Әле һаман без дип яшисең Син, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен Нинди изгелекләр кылсак та. Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй, Һәрвакытта бул үз көчеңдә. Сине шулай исән-имин күрү Бәхет бит ул безнең өчен дә! «Бисмилләһ» дип син шатланып уян Гомереңнең һәрбер таңында. Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын Шатлык тоеп типсен йөрәгең. Авырлыклар сине урап үтсен, Кабул булсын һәрбер теләгең. Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә. Теләкләрнең телим изгеләрен, Бәхетләрнең телим зурысын. Шатлыкларның телим көтмәгәндә Килә торган иң-иң нурлысын… Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр, Сөйкемлелек бирә йөзеңә. Барысы өчен рәхмәт сиңа Әнкәй, Исәнлегең белән йөз яшә! Син булганда гына без бәхетле, Син булганга, якты көнебез. Кыш аенда ишелеп кар яугандай, Ап-ак бәхет-шатлык телибез. Моннан … ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөнь­яга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтә­релгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе — булачак Ана туу шатлы­гыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларын­нан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп, диң­гезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмый­ча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурлан­дыра, тулыландыра. Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкем­леләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһа­дир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы бул­ган бер егетне — безнең әтиебезне — үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган бар­лык матур сыйфатларны биргәнсез. Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тор­мышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җы­елганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек. Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, ан­нан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, без­не бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормыш­ның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен һәм сезнең ярату тулы карашы­гызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы ала­сыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алын­сак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәс­лек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бу­рычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм яр­дәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без. Бүген сиңа … яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде без­не. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын бул­сын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең ту­ган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә баш­лый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела. Ата-ана өчен бала, инде үзе әни, әти булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри — шушы самими балалык хис­ләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр бе­ренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән бул­сак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп уты­рабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде. Мин бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идек микән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, аны ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу — синең аркада, әткәй. «Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек була алмый», — дип син безне үзең өйрәттең бит. Ә инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яра­тылып, кадер-хөрмәт күреп яши икән, әнкәем, бусы инде си­нең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. «Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый», — дидең, хәтерлисеңме? Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әнкәй! Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китер­сеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яра­тырбыз. Хезмэттэшне туган кон белэн котлау Хөрмәтле хезмәттәшебез! Истәлекле көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сезнең тырышлыгыгыз, төгәллегегез, эшегезне яратып, җиренә җиткереп башкаруыгыз, ачык йөзле, киң күңелле булуыгыз коллективта абруегызны күтәрә. Гомерегез бәрәкәтле, сәламәтлегегез ныклы, җаныгыз тыныч булсын. Киләчәктә дә күңел матурлыгыгызны җуймый, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балалары-гызның игелекләрен күреп, сәламәт, бәхетле гомер итегез. Тормыш иптэшенне туган кон белэн котлавы Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, Шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, улыбыз өчен кайгыртучан әни булган якын кешебез … — юбилее. Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Һәр мизгелгә куанып, мул тормышта яшә. Гаиләбезнең учагын сүндерми, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршыларга язсын. Ходай миңа сине бүләк иткән, Ә мин — сиңа язган тиң ярың. Җитәкләшеп, иңне иңгә куеп, Үтәбез без гомер юлларын. Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим, Язмышыма сине биргәнгә. Насыйп итсен Ходай бергәлекне, Гомер көзләренә кергәндә. Сине яратып, зур хөрмәт итеп ….. Сине чын күңелдән юбилеең белән тәб­рик итәбез. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык теләп калабыз. Балагызның куанычларын кү­реп, җизнәбез … белән тигезлектә, татулыкта яшәргә язсын. Котлы булсын туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың. Сине яратып, иң изге теләк­ләр белән …. Укытучыга туган кон котлавы Хөрмәтле …..! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләре­безне юллыйбыз. Сез гомере­гезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Таләп­чән, тырыш, кайвакытта бе­раз кырыс, эш сөючән җитәк­че булу белән беррәттән, Сез бик ярдәмчел, нечкә күңелле, уңган хатын-кыз, кайгырту­чан әни, тормыш иптәше бу­ла беләсез. Үзегез җитәкләгән коллективта һәр укытучының, һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшисез, кирәк чак­та төпле киңәшләрегезне би­реп, ярдәм итеп торасыз. Сез — зур ихтирамга лаеклы кеше. Киләчәк тормышыгыз тигез һәм матур булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, өстәлләре­гез тулы һәм түгәрәк булсын. Һәрчак шулай көчле рух­лы булып, улыгызның бәхетен, игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын Сезгә.
  86. Үсеп җитеп, белем алып, Матур гаилә коргансың. Бәйрәмеңнең матур хатирәсе Күңелеңдә калсын уелып. Рәхәтләнеп чын күңелдән Эчкерсез бер сөйләшсәң. Гаиләң матур дөньяң җитеш, Эзләгәнең таптың, димәк. Сез тугансыз бу дөньяга Ак чәчәкләр ата торган миләш белән, Яңа сер, яңа киңәш белән. Көннәрең шатлык белән үтсен. Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен чын күңелдән килә юллыйсы. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек, Озын гомер Ходаем бирсен. Бәхет чишмәрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. Апрельдә туганнарга Апрельдә туганнар Минем якын туганнар: Һәм бөек Ленин бабай.
  87.  
  88.  
  89.  
  90.  
  91.  
  92.